Шигырьләр

МИН ЯРАТАМ СЕЗНЕ, ЧОРДАШЛАРЫМ!

Мин яшимен сезнең арагызда,
Мин яшимен сезнең белән бергә.
Барып була сезнең белән яуга,
Кереп була сезнең белән гүргә.
Мин сагынып искә алачакмын
Сезнең белән үткән елларымны.
Мин тагын бер тапкыр үтәр идем
Сезнең белән үткән юлларымны.
Мин дә төшеп калганнардан түгел,
Мин шулай ук әллә кем дә түгел.
Сездән артык җирем булмаса да
Мин, әлбәттә, сездән ким дә түгел.
Белеп яшим мин үз дәрәҗәмне,
Яхшы беләм мин үз урынымны.
Мин юкка да борын салындырмыйм
Һәм күтәрмим юкка борынымны.
Егетлекләр эшләштерсәм дә мин,
Беркемгә дә этлек эшләмәдем.
Беркемгә дә өреп калганым юк,
Беркемне дә юкка тешләмәдем.
Ә үземә өрүчеләр булды,
Мин аларга юри эндәшмәдем.
Миннән талантлылар, батырлар бар –
Мин алардан бер дә көнләшмәдем.
Кичерерсез мине, кирәк чакта
Сезнең төсле әгәр булалмасам,
Кешеләргә сез эшләгән кадәр
Игелекләр әгәр кылалмасам.
Сезнең белән мин ярышмыйм – сезне
Тырышсаң да узып булмас иде…
Ә шулай да сезнең үзегезгә
Миннән башка кызык булмас иде.
Мин, әлбәттә, сезнең кебек түгел –
Үзгәралмыйм, үзем аңласам да.
Сезнең янда мин чәүкә дә түгел,
Күгәрчен үк була алмасам да.
Курыкмагыз, мин таракан булып
Беркайчан да төшмәм ашыгызга.
Киртә булып ятмам юлыгызга,
Кайгы булып килмәм башыгызга.
Сезгә күбрәк шатлык китерермен,
Мин тоз салмам сезнең ярагызга…
Рәхмәтле мин сезнең һәммәгезгә
Алган өчен мине арагызга.
Мин яратам сезне, чордашларым!
Сез кадерле миңа барыгыз да!
Шуңа күрә дә мин сезнең белән,
Шуңа да мин сезнең яныгызда!
29.10.03

КҮПМЕ ШИГЫРЬ ЯЗДЫМ
Сиңа, Әнкәй, мин шигырьләр яздым,
Сиңа атап җырлар чыгардым.
Сиңа багышланган җырлар белән
Мин халкымның җанын сугардым.
Сиңа багышланган җырларымны
Бөтен татар халкы тыңлады.
Тыңлады да татар, җырлады да…
Юк аларның әл дә тынганы.
Минем җырларымны җылый-җылый
Җырладылар бөек җырчылар.
Алар әйтә иде: “Әнкәеңә
Син тагын бер яңа җыр чыгар!”
Беләм, беләм: ул булырга тиеш
Татарымның гаме, иманы…
Тик андый җыр язылмаган әле,
Язалмам да инде мин аны.
Бик язасым килә…
Булдыралмыйм…
Йөрим шуңа башны иебрәк.
Син җырлардан, Әнкәй, әйбәтрәк шул,
Шигырьләрдән син бит бөегрәк!
11.04.03

МИНМЕ?
Күкрәгемдә гомер буе
Минме сөю йөртмәгән?..
Моннан соң да йөртәчәкмен –
Дәрт әле дә бетмәгән!
Янып-пешеп, тиргә төшеп
Минме икмәк икмәгән?..
Моннан соң да игәчәкмен –
Әле тир дә кипмәгән!
Үземнең туган халкыма
Минме хезмәт итмәгән?..
Моннан соң да итәчәкмен –
Ялга вакыт җитмәгән.
Шау-гөр килеп, янып-көеп
Минме гомер итмәгән?
Моннан соң да итәчәкмен –
Гомер әле үтмәгән!
4.11.03

БЕЛӘМ МИН ҮЗЕМ ГЕНӘ…
Ничә көн инде докторлар
Тикшерә йөрәгемне.
Тыңлыйлар, тын алдыралар –
Бирәләр кирәгемне!
Тегеләй итеп карыйлар,
Болай итеп карыйлар.
Даруын да эчерәләр,
Уколын да кадыйлар.
Көн саен кардиограмма,
Көн саен УЗИ карый.
Ә мин тыныч кына ятам:
Карагыз, ярый, ярый.
Барысы да әйбәт, диләр,
Барысы да урында.
Докторлар белә барсын да
Минем йөрәк турында.
Әллә чынлап та аңлыйлар,
Әллә инде алдыйлар…
Юк, йөрәкнең ник янганын
Алар белә алмыйлар.
Бирсен инде докторларга
Сабырлык, түзем генә…
Ә йөрәкнең  ник янганын
Беләм мин үзем генә.
8.10.03

КӨЗГӘ КЕРҮЛӘР АВЫР…
Көзгә керүләре авыр…
Аннан күнегәсең.
Бөтен җаның-тәнең белән
Көзгә күмеләсең.
Ә көз озын, ә көз озак…
Мәңге үтмәс кебек.
Күңелдәге бу сагышлар
Мәңге бетмәс кебек.
Көзгә керүләре авыр…
Керсәм, чыгар идем.
Көзгә түзсәм, мин ничек тә
Кышка чыдар идем.
Рәхәт кышка күчүләре,
Әгәр күчә алсаң…
Ә нишләрсең, шушы ачы
Көздә торып калсаң?!
13.10.03

УЙЛАНДЫРА ИКӘН…
Китереп кысса йөрәгең,
Уйландыра икән...
Йөрәгеңне уеп-уеп
Уй яндыра икән…
Сискәндерә, тетрәндерә,
Уяндыра икән…
Авыртынып ятулары
Оялдыра икән…
Бераз гына хәл керсә дә
Куандыра икән…
Кайчагында йөрәк шулай
Кыландыра икән…
20.10.03

САК-СОКЛАР БЕЗ…
Инде күптән Сак-Соклар без…
Түзәрлекләр калмады.
Кемнәр безне аерды соң?
Кемнәр безне каргады?
Татарларым-газизләрем –
И Сокларым-Сакларым…
Сагынам мин барыгызның
Бергә булган чакларын…
Без һаман табышмыйбыз шул,
Без һаман кавышмыйбыз.
Язмыш дибез… Без шул инде
Язмышка карышмыйбыз.
Сак-Сок-Сак-Сок…
Төште безгә
Кемнәрнең каргышлары?
Кемнәрнең хаталары без,
Кемнәрнең ялгышлары?
И Сакларым, и Сокларым!
Сак та Сок та Сак та Сок…
Күңелемнең ишекләрен
Кемнәр кага шак та шок?
Сак та Сок без,
Сак та Сок...
02.11.03

Комментариев нет:

Отправить комментарий